Диетологлар әйтүенчә, ит яки башка продуктларны елына күпме ашарга кирәклеген һәр кеше үзе хәл итә. Әмма ит белән ипигә караганда балык, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланырга тырышырга кирәк.
Эремчек, ботканы балалар бик теләп ашамый. Алар гына түгел, аны өлкәннәр дә яратмаска мөмкин. Әйтик, солы боткасын. Бал яки алма, яисә кайнатма, джем, күрәгә, йөзем салып ашасаң, аңардан да тәмле әйбер юк. Эремчеккә дә шул ук җиләк-җимеш турап салырга яки бал-кайнатма кушып ашарга мөмкин. Эремчекне блендер аша чыгарсаң, каймак кебек йомшак була. Болай иткәндә, ул үзенә күрә бер десерт кебек ашала. Чикләвекләр дә өстәп җибәрергә була.
Эчемлекләргә килгәндә, чәй яки каһвә генә эчәргә димәгән. Җиләк-җимеш, кипкән җимешләрдән компот кайнатып куярга, өй шартларында лимонад ясарга була.
Нәрсәне күпме ашарга? ( бер елга)
- икмәк продуктлары (ипи һәм макарон эшләнмәләре) - 94 кг
- бәрәңге - 90 кг
- яшелчә - 140 кг
- җиләк-җимеш - 100 кг
- шикәр - 24 кг
- ит продуктлары - 76 кг (иң күбе кош итен кулланырга кирәк, аннары сыер, дуңгыз, сарык ите)
- балык продуктлары - 24 кг
- йомырка - 270 данә
- сыр - 6 кг
- сөт һәм сөт ризыклары - 340 кг
- үсемлек мае - 7 кг.