Корт һәм чия сумсасы

19 июня 2024 г., среда

Сумса (пирожок) – пирогның бер төре, ягъни кечкенә пирог. Аларны, пироглар кебек үк, бик күптәннән әзерли башлаганнар. Ишле крестьян гаиләләрендә бер зур савыттан ашау гадәткә кергән, чөнки өйдә савыт-саба аз, ә суга кытлык булган. Шул сәбәпле пирогларны зур итеп салганнар, өстәвенә, аларны кисеп тә тормаганнар, һәркем үзенә тиешле өлешне сындырып кына алган. Болай ашау бик җайсыз булган, шуңа күрә хуҗабикәләр кечкенә сумсалар пешерергә өйрәнгәннәр. Аларны үзең белән басуга алырга да, тотып ашарга да, урамдагы балаларга өләшергә дә җайлы булган.

Рецептны «Услонский» кулланучылар кооперативы тәкъдим итте.

 

Ингредиентлары:
Бодай оны – 410 г
шул исәптән камыр җәю өчен – 45 г
Сөт – 170 мл
Ак май – 45 г
Чүпрә – 10 г
Шикәр комы – 5 г
Тоз – 3 г
Камырның массасы: 600 г
Корт – 1000 г
Шикәр комы – 500 г
Чия – 100 г
Ак май – 50 г
Эчлекнең массасы: 1650 г
Чыгышы: 10 данә, 180 г

 

Әзерләү тәртибе:
Сөткә чүпрә, шикәр комы, тоз, ак май салып, барысын бергә болгаталар, он кушып, камыр басалар һәм 1–1,5 сәгатькә җылы урынга ачытырга куялар.

Басылган камырны 60 г кисәкләргә бүләләр һәм җәймәләр җәеп, урталарына корт белән шикәрдән эчлек (150 г) салып чыгалар, өстенә эретелгән кайнар ак май сибәләр (5 г) һәм шулар өстенә чия (10 г) тезеп чыгалар. Сумса кырыйларын чеметеп ябыштыралар һәм өстенә майлы валчык сибәләр. Азрак кабарткач, алдан ук 180 °С кадәр җылытылган мичтә 20–30 минут пешерәләр.

Корт һәм чия сумсасын чәй янына суытып бирәләр.edited 14:55

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International