Рыбник

10 июля 2024 г., среда

Рыбник – балыкчылык белән шөгыльләнүче районнарда киң таралган рус милли ашы. Элек балык пирогларын Россиянең төньяк өлкәләрендә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта пешергәннәр. Эчлек өчен теләсә нинди балык ярый, шулай да өстенлек кылчыгы аз булган балыкларга бирелә.

Пирогның әзер булу-булмавын ачыклау өчен, аны, мичтән алып, җиңелчә генә селкетеп карарга кирәк. Әгәр, себер халкы әйтмешли, пирог эчендәге балык «йөри» икән, димәк, ул пешкән һәм камырдан аерылган – пирог әзер.

 

Ингредиентлары:

Бодай оны – 370 г

шул исәптән камыр җәю өчен – 40 г

Су – 65 мл

Сөт – 65 мл

Йомырка – 80 г (2 данә)

Маргарин – 55 г

Чүпрә – 10 г

Шикәр комы – 15 г

Тоз – 5 г

Камырның массасы: 600 г

Хек яки ставрида, скумбрия, җәен, судак, пикша,

минтай (тиресе белән кылчыксыз филе) – 640 г

Башлы суган – 50 г

Маргарин – 55 г

Тоз – 10 г

Төелгән кара борыч – 0,4 г

Эчлекнең массасы: 650 г

Чыгышы: 10 данә, 105 г

 

Әзерләү тәртибе:

Җылы су һәм сөт катнашмасына чүпрә шикәр, тоз, йомырка, эретелгән маргарин һәм он салып, камыр басалар һәм 2–3 сәгатькә җылы урынга ачытырга куялар.

Кабарган камырны 60 г кисәкләргә бүлеп, диаметры 12–15 см җәемнәр җәяләр, уртасына 65 г эчлек салып, конверт рәвешендә ябыштыралар. Рыбникны 180 °С кызулыктагы духовкада 30–40 минут пешерәләр, шуннан соң үсемлек мае белән майлыйлар.

Фарш өчен: сөяксез балык филесын вак шакмаклап турыйлар, пешкән дөге, ваклап туралган суган, тоз, борыч өстиләр, эретелгән маргарин кушып, барысын бергә яхшылап болгаталар.

Рыбникны табынга кайнар килеш аерым ризык итеп бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International