Рецептны Лаеш районы кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте.
Ингредиентлары:
Бодай оны – 260 г
шул исәптән камыр җәю өчен – 20 г
Су – 60 мл
Маргарин – 140 г
Йомырка – 20 г (1 / 2 данә)
Чүпрә – 20 г
Шикәр комы – 20 г
Тоз – 5 г
Камырның массасы: 480 г
Караҗимеш – 420 г
Йомырка агы – 180 г
Шикәр пудрасы – 120 г
Кукуруз крахмалы – 15 г
Эчлекнең массасы: 660 г
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Җылы суга чүпрә, шикәр, тоз, йомырка, эретелгән маргарин салып болгаталар. Аннан соң иләнгән онны әкренләп куша-куша, йомшак, үзле камыр басалар һәм 1–1,5 сәгатькә җылы урынга ачытырга куялар.
Әзер камырны юка итеп майлы табага җәяләр, өстенә иттарткычтан чыгарылган караҗимешне тигез итеп салалар, өстен меренга катламы белән каплыйлар. Шуннан соң пирогны 180 °С кызулыкта 30–40 минут пешерәләр һәм суыталар.
Меренга катламы өчен: алдан ук суытылган йомырка агын башта акрынрак, аннары тизрәк болгатып, 7–10 минут дәвамында күпертәләр. Катнашмага шикәр пудрасы өстәп, тагын 10 минут күпертәләр. Күпертүдән туктамыйча гына, кукуруз крахмалы өстиләр.