Бу аш тәмле дә, универсаль дә. Аны чыгымнарсыз да дип атарга мөмкин, чөнки, бу уханы пешерү өчен, бөтен балык кирәкми. Бу ашка елга балыгы да, кызыл балык та салалар. Гадәти балык ашыннан җыелма уха шуның белән аерыла да инде.
Иван Крыловның атаклы «Демьян ухасы» мәсәлендә Демьян исемле крестьян күршесе Фокага, кыстый-кыстый, берничә тәлинкә уха ашата. Авторның җентекләп тасвирлавыннан күренгәнчә, бу өреле тәмле уха йомшак итле корбан балыгы, майлы кызыл чөгә балыгы һәм шамбы бавырыннан әзерләнгән була. Ләкин Фока гадәттән тыш игътибарга чыдый алмыйча чыгып кача. Мәсәлнең исеме канатлы гыйбәрәгә әверелә, аны, кешенең ихтыярына каршы килеп, артык күләмдә тәкъдим ителгән әйберне сурәтләү өчен кулланалар.
Ингредиентлары:
Балык филесы
(корбан, җәен, карабалык, опты) – 350 г
Бәрәңге – 200 г
Башлы суган – 50 г
Су – 1100 мл
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Өлешләп киселгән балык һәм эре шакмаклап туралган бәрәңге өстенә салкын су салалар, утка куеп кайнатып чыгаралар, туралган суган, тоз, борчак борыч өстәп, күбеген җыя-җыя, сүрән утта 20–25 минут пешерәләр. Әзер булырга 5 минут кала, дәфнә яфрагы өстиләр.
«Минзәлә» җыелма ухасын табынга ваклап туралган яшел тәмләткечләр белән бирәләр.