Тәмле печенье рецепты.

30 июля 2024 г., вторник

Тәмле печенье

Тәмле, тиз әзерләнә, шикәр комы да күп кирәкми, ә иң мөһиме - кефирдан, димәк, фигурага, артык зыян килмәячәк.

Кирәк булачак:

Йомырка - 80 г (2 шт.)

Шикәр комы - 100 г

Кефир - 200 г

Сыек май - 100 г

Тоз - бер чеметем

Разрыхлитель - 10 г

Он - 500 г

Өстенә сибү өчен шикәр комы - 50 г.

Барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз. Бераз ял иттергәч, 1 см калынлыкта җәябез дә, өстен аз гына сыек май белән майлап, өстенә шикәр комы сибәбез. Шакмаклап кисеп, 180 градуста 15 минутлап пешерәбез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International