Вильям Похлебкин язганча, чын пилмән өч төрле фарштан ясала: сыер ите (45 %), сарык ите (35 %), дуңгыз ите (20 %). Татарларга, ислам динен тотканга күрә, дуңгыз ите ашарга ярамый. Әлеге рецептта пилмән әзерләү өчен сарык ите кулланыла, ул пилмәнгә үзенә күрә бер характер һәм тәм өсти, тагын аңа уникаль татар стиле бирә.
Рецепт Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан тәкъдим ителде. Ризыкның атамасы Рус Шуганы авылы исеменнән килеп чыккан.
Ингредиентлары:
Бодай оны – 250 г
шул исәптән камыр җәю өчен – 25 г
Су – 100 мл
Йомырка – 20 г (1 / 2 данә)
Тоз – 5 г
Камырның массасы: 300 г
Сарык ите (кәтлит ите) – 250 г
Бәрәңге – 150 г
Башлы суган – 100 г
Тоз – 5 г
Төелгән кара борыч – 0,4 г
Фаршның массасы: 500 г
Чыгышы: 1000 г
Әзерләү тәртибе:
Җылы суга йомырка, май, тоз, он өстәп, камыр басалар һәм 30–40 минут ял иттереп алалар. Әзер камырны 8 г кисәкләргә бүлеп, алардан 1,5–2 мм калынлыкта җәемнәр ясыйлар, фарш салып, ярымай формасында ябыштырып чыгалар. Әзерләнгән пилмәннәрне кайнап торган тозлы суга салалар һәм, кайнап чыкканнан соң, сүрән утта 5–7 минут пешерәләр.
Фарш өчен: кәтлит итен һәм бәрәңгене аерым-аерым агач тагаракта чапкыч белән турыйлар. Бәрәңгенең согын сыгып, туракланган ит белән кушалар, аннары ваклап туралган суган, тоз, борыч өстәп, барысын бергә яхшылап болгаталар.
Шуган пилмәнен табынга, каймак салып, яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәләр.