Сарык итеннән пәрәпәч

22 августа 2024 г., четверг

Пәрәпәч – удмурт кухнясының иң данлыклы һәм борынгы ризыкларының берсе, ул тиз әзерләнә һәм бик аз продукт таләп итә. Пәрәпәчләрне туйга, бәби ашына, егетләрне армиягә озатканда, мәет җирләү кебек йолалар вакытында мич каршында пешергәннәр (атамасы шуңа бәйле рәвештә килеп чыккан булырга тиеш).

Мәҗүсиләр буларак, удмуртлар ризыкның формасына әһәмият биргән: пәрәпәчне түгәрәк итеп ясаганнар, чөнки түгәрәк кояшны, тормышны символлаштырган. «Бураново әбиләре» фольклор коллективы «Евровидение 2012» халыкара бәйгесендә чыгыш ясаганнан соң, пәрәпәч дөнья дәрәҗәсендә билгеле булды.

 

Ингредиентлары:

Иләнгән арыш оны – 85 г

Бодай оны – 100 г

шул исәптән камыр җәю өчен – 15 г

Сөт – 170 мл

Тоз – 5 г

Камырның массасы: 350 г

Сарык ите (кәтлит ите) – 340 г

Башлы суган – 110 г

Сөт – 180 мл

Йомырка – 100 г (2–3 данә)

Тоз – 5 г

Төелгән кара борыч – 0,02 г

Эчлекнең массасы: 600 г

Чыгышы: 10 данә, 90 г

 

Әзерләү тәртибе:

Җылы сөткә тоз, он кушып, тыгыз камыр басалар һәм 20–30 минут ял иттерәләр. Аннары камырны 2 мм калынлыкта җәеп, 8–9 см диаметрлы түгәрәкләр кисәләр, җәймәләрнең кырыйларын өскә таба бөгеп, ябыштырып чыгалар. Эшләнмәләрне духовкада бераз пешереп алалар, аннары эчлек салып, яңадан духовкага куялар, 2–3 минуттан соң сары май белән майлыйлар һәм әзер булганчы пешерәләр.

Эчлек өчен: кәтлит итен иттарткычтан чыгаралар, вак итеп туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздыралар, тоз, борыч өстәп, барысын бергә болгаталар һәм суыталар. Аннары сөт белән йомырка катнашмасын өстәп, яңадан болгаталар.

Сарык итеннән пәрәпәчне, тәлинкәгә салып, кайнар килеш кабымлык сыйфатында бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International