Бәрәңге җилдермәсе

3 сентября 2024 г., вторник

Җилдермә – ачык сумса яки дучмакны хәтерләткән, төче камырдан ясалган ромб формасындагы мич ашы. Исеме аны әзерләү технологиясенә бәйле рәвештә килеп чыккан булырга тиеш: иң беренче чиратта камыр кисәкләрен кайнар мич һавасында пешереп алырга, ягъни «җилләтергә» кирәк.

Рецепт авторы – Миләүшә Маслахова (тумышы белән Яңа Ибрай авылыннан, хәзер Казанда яши).

 

Ингредиентлары:

Бодай оны – 210 г

шул исәптән камыр җәю өчен – 25 г

Сөт – 95 мл

Катык – 35 г

Үсемлек мае – 40 г

Шикәр комы – 8 г

Тоз – 2,5 г

Чәй содасы – 1,2 г

Камырның массасы: 360 г

Бәрәңге – 930 г

Йомырка – 70 г (1–2 данә)

Сөт – 115 мл

Ак май – 50 г

Башлы суган – 50 г

Тоз – 7 г

Эчлекнең массасы: 850 г

Чыгышы: 1000 г

 

Әзерләү тәртибе:

Сөткә катык, үсемлек мае, шикәр, тоз, сода өстәп болгаталар. Он кушып, йомшак камыр басалар һәм 15–20 минут ял иттерәләр.

Камырны, 2 мм калынлыкта җәеп, ромб формасында кисәләр һәм, майлы табага тезеп, мичтә пешереп алалар. Җилләгән камырлар өстенә бәрәңге боламыгы ягып, матур төскә кергәнче пешерәләр.

Эчлек өчен: әрчеп пешерелгән бәрәңгене 5–7 минут киптерәләр, аннары тукмак белән изәләр. Кайнар сөт, чи йомырка, вак итеп турап, ак майда кыздырган суган салалар һәм барысын бергә яхшылап болгаталар.

Пешеп чыккан бәрәңге җилдермәсен, эретелгән ак май белән майлап, чәй табынына яки беренче һәм икенче ашлар янына ипи урынына бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International