Кабактан тәмле аш рецепты.

9 октября 2024 г., среда

Кабактан тәмле аш рецепты.

  •  600 гр кабак
  • 3 помидор
  • 1 татлы борыч
  • 1 суган
  • 1 тырнак сарымсак
  • петрушка, укроп
  • 100 гр сыр
  • 1 аш кашыгы үсемлек мае
  • Тоз
  • Борыч
  • 1,5 литр су яки итле шулпа кирәк булачак.

Кабакны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартып, шакмаклап турыйбыз. Болгар борычын шулай ук зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Суганны һәм яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Сарымсакны угычтан уабыз. Помидорларны ике минут кайнар суда тотып алабыз. Аннары бер минутка салкын суга салып, кабыгыннан чистартабыз да ваклап турыйбыз.

Үсемлек маенда суганны һәм болгар борычын кыздырабыз. Биш-җиде минуттан алар янына кабакны салабыз да ике минут тотабыз. Соңыннан барысын бергә кайнап торган шулпага бушатып, кабак йомшарганчы пешерәбез. Помидор, сарымсак, тоз, тәмләткечләр салып тагын биш минут кайнатабыз. Иң ахырдан сыр сибәбез. Сыр эреп беткәч, уттан алабыз һәм бераз суытып, блендерда изәбез.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International