ИМБИР - ИММУНИТЕТ САГЫНДА

30 октября 2024 г., среда

 Хәзерге вакытта өстәлләрдә имбир булса яхшы, чөнки күпләр авырый, сезонлы вируслардан сакланыр өчен имбир - шәп чара.

  • Имбир төнәтмәсен дәвалау максатларында куллану күптәннән килә: аның белән грипп һәм салкын тиюдән алып гепатитка, потенция белән проблемаларга кадәр дәвалыйлар. Имбир - чын дару бомбасы, аны өйдә тоту кирәк дип саныйм.

Имбирне чәйгә салып яки чиста су белән төнәтеп эчәргә була, ә Тибет рецепты буенча аракы белән төнәтеп ясала:

- 250 г имбирне юарга, чистартырга, пластинкаларга турарга,

-зур булмаган савытка тутырырга һәм өстенә аракы салырга.

Капкач белән капларга һәм 2 атнага караңгы коры урынга куярга. Вакыт-вакыт селкетергә. 2 чәй кашыгы бал салырга.

Көнгә 2 тапкыр ашар алдыннан 1 чәй кашыгы эчәргә. Борынгы Тибет рецепты шактый нәтиҗәле. Кан чистара һәм организмның саклау үзлекләре арта.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International