Кызыл уылдык күпме саклана?
Яңа ел өстәлендә кызыл уылдык электән килгән традиция. Ел дәвамында бер тапкыр да ашап карамаган кеше дә аны бу бәйрәмгә алырга тырыша.
Әмма Яңа ел якынлашкан саен уылдык бәясе дә күтәрелә башлый. Шуңа да аны күпләр хәзер үк алып куярга тырыша. Хәзер сатып алынган уылдык Яңа ел төненә кадәр тора аламы?
Быел җитештерелгән уылдыкны сатып алган очракта, ул Яңа ел төненә кадәр бозылмыйча торачак. Аны суыткычта сакларга кирәк. “Иң ышанычлысы - калай банкаларга тутырылганы. Монда саклау шартларын үтәү, уылдыкны суыткычта тоту мөһим. Банкада саклау срокларына карарга, ашарга яраклылык срогын тикшерергә һәм саклау температурасы режимын үтәргә генә кирәк. Ул этикеткада күрсәтелгән.
Уылдыкны теләсә каян түгел, ә ышанычлы, стационар кибетләрдән алу хәерле. Әгәр сез үлчәп сатыла торган уылдык аласыз икән, тоз күләменә игътибар итү сорала. Тозы 4 проценттан ким булган уылдыкны катырырга мөмкин. Әгәр дә тозы аз булса, андый уылдык та Яңа елга кадәр тора ала. Әмма озакка сузмыйча ашасагыз яхшырак, ди белгеч. Чөнки пластик савыттагы уылдыкның җитештерү шартларын төгәл белмисез. Аның бозылуы бар. Шуңа да катырыгыз һәм бәйрәмгә ике көн кала суыткычка куеп, акрынлап эретегез. Андый очракта уылдык тәмен дә, дымлылыгын да югалтмаячак.
Уылдыкка минераль су салып, аның күләмен арттыру турында да ишетергә була. Әмма андый уылдыкны танып-белү җиңел. Банканы селкетеп караганда, ул тыгыз, аз гына селкенә торган булырга тиеш. Әгәр дә алай түгел икән, уылдыкка артык әйбер кушылган дигән сүз.
Үлчәп сатыла торган уылдыкка килгәндә, сыек булмасын. Чын уылдык сулы булырга тиеш түгел. Бер савыттан икенчесенә бушатканда, ул агып төшәргә тиеш түгел. Артык суны шунда ук күреп була.
Әлбәттә инде ялган продуктка юлыкмас өчен тикшерелгән кибетләрдән генә алыгыз, дип киңәш итә белгечләр.
Как долго хранится красная икра?
Красная икра на новогоднем столе — это традиция, уходящая корнями в прошлое. Даже человек, который ни разу не пробовал ее в течение года, старается приобрести ее к этому празднику. Однако по мере приближения Нового года цена на икру начинает расти, поэтому многие пытаются купить ее заранее. Можно ли сохранить купленную сейчас икру до новогодней ночи?
Если вы приобретаете икру, произведенную в этом году, она сохранится в хорошем состоянии до новогодней ночи. Главное — хранить ее в холодильнике. «Наиболее надежным вариантом является икра, упакованная в жестяные банки. Важно соблюдать условия хранения и держать икру в холодильнике. Необходимо также обратить внимание на сроки хранения, указанным на этикетке, и следить за температурным режимом», — говорят эксперты.
Покупать икру желательно только в надежных стационарных магазинах. Если вы приобретаете икру на вес, стоит обратить внимание на содержание соли: икру с содержанием соли менее 4% можно заморозить. Если соли меньше, такая икра тоже может сохраниться до Нового года. Тем не менее, лучше не затягивать с ее употреблением, как напоминают специалисты. Качество хранения икры в пластиковых контейнерах может вызывать сомнения, и она может испортиться. Поэтому лучше заморозить икру и за два дня до праздника положить в холодильник, позволяя ей постепенно оттаять. В этом случае икра сохранит свой вкус и влажность.
Существуют и случаи по добавлению минеральной воды для увеличения объема икры. Однако такую икру довольно легко распознать: при встряхивании банки она должна быть плотной и слегка колебаться. Если это не так, значит, в икру добавлены лишние ингредиенты.
Что касается икры на вес, она не должна быть водянистой. Настоящая икра не должна содержать много жидкости и при переливании из одной емкости в другую не должна распадаться. Излишнюю воду сразу видно.
Конечно, чтобы избежать покупки подделки, специалисты рекомендуют совершать покупки только в проверенных магазинах.