Каз өмәсе — это древний обрядовый праздник татар. Каз өмәсе - татарларның борынгы йола бәйрәме
Поздней осенью жители татарских сёл проводят коллективную обработку гусиного мяса, пуха и пера. «Каз өмәсе» («Праздник гусиного пера») показывает сплочённость и взаимовыручку народа, он объединяет людей. Этот кропотливый и трудоёмкий процесс имеет свои особенности: начинается он с раннего утра, а продолжается до позднего вечера.
А чтобы работа спорилась быстрее и веселее,помогают родные, друзья, соседи, ведь как-никак щипать приходилось несколько десятков гусей. Такие праздники не только помощь в деле, развлечение и знакомство с будущими невестками — это школа женственности, домоводства, веселых традиций, бережно хранимых с незапамятных времен.
Каз өмәсе - татарларның борынгы йола бәйрәме. Аны һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрәләр. Ярдәмгә чакырылган яшь кыз туганнар һәм күршеләр иртәдән алып көн уртасына кадәр кызык сүзләр сөйләшеп, җырлар җырлап, каз-үрдәк йолкыйлар, эчләрен чистарталар.
Аннары кызлар чистартылган каз түшкәләрен, 2-3 әрләп көянтәләргә элеп, чишмә буена чайкарга алып китәләр. Аларга балалар һәм еш кына матур итеп киенгән егетләр төркеме белән гармунчы да килеп кушыла.
Киләсе елга да казлар күп булсын өчен, алар чишмәгә казлар шикелле каңгылдашып баралар, ә казлар йөри торган сукмакка каз каурыйларын сибәләр. Кызлар әйләнеп кайтуга, йорт хуҗабикәсе табын әзерли: каз мае белән майланган коймак һәм чәй белән сыйлый. Ә кичкә каз һәм үрдәк итеннән, эч-башларыннан пешерелгән ризыклар (каз шулпасы, баш-аяк бәлеше) әзерләнә, өмәдә катнашучылар ашка чакырыла.