Нардуган бәйрәме кышкы челләнең беренче атнасында үткәрелә. Ул, декабрь ахырында башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам итә. Нардуган - борынгыдан ук килгән бәйрәм. “Нар” сүзе монголларда “Кояш” дигәнне аңлаткан, “Кояш туган” көнне Яңа ел туган. Чувашларда Яңа ел бәйрәмен әле дә “Нартаван” дип йөртәләр. Бу көннәрдә кешеләр йөзләрен яшереп киенәләр һәм, өйдән-өйгә йөреп, төрле такмаклар әйтәләр, бииләр, шаяралар. Халык арасында бу йолаларны “Бабай булып йөрү”, “Нардуган чабу” дип атыйлар. Нардуган бәйрәмендә элек кызлар утырмага барган, күрше авылларга кунакка йөргән.Нардуган - символизирует языческий культ Солнца
В переводе с тюркского слово Нардуган означает "рожденный солнцем" и символизирует языческий культ Солнца.
Праздник символизирует пробуждение природы и торжество жизни. В праздник ряженые с обрядовыми песнями ходили по домам, желая всем радости, здоровья, достатка. Ряженых угощали, как и на святочных колядках.
Нардуганның иң кызыклы йолаларыннан берсе - йөзек салыш. Аны Яңа ел туган төнгә туры китереп үткәргәннәр. Кызлар, берәр өйнең хуҗабикәсе белән алдан сөйләшеп, ул өйне “Нардуган өе” итеп билгеләгәннәр. Кич анда яшьләр җыелганнар һәм җырлап-көлеп күңел ачканнар. Йөзек салу өчен суны чишмәдән яисә бәкедән генә алганнар. Суга хуҗаларның беренче яки төпчек баласы гына барырга тиеш булган. Ә су юлында бер авыз сүз дә сөйләшергә ярамаган. Биредә очраган кешегә дәшмичә үтеп китәргә кирәк. Бәке янына җиткәч, егетләр бәке тирәли түгәрәк сызганнар. Су алучы чиләген чумырып тутырган. Аннары сулы чиләк өстенә тастымал япканнар. Чиләкне чәнти бармак белән күтәреп кайту дәрәҗә саналган. “Тылсымлы” суга һәркем кулындагы йөзеген салган, киләчәген юраган, теләгән, ниятен белдергән:
Нардуганым нар булсын, Эче-тышы нур булсын! Нардуган җырын кем җырласа, Ул бик бәхетле булсын!
Аннары капка аша итек ыргытканнар. Итекнең башы кай тарафка карап килеп төшсә, димәк, шул яктан яучы киләчәк. Кибәннән авыз белән башак тарту да киләчәгеңне билгели, имеш. Күп орлыклы, тулы башак эләксә - бай кеше насыйп булыр, салам кисәге генә суырылып чыкса, киявең фәкыйрь булыр. Яңа ел төнендә кызлар, дөм караңгы абзарга кереп, берәр сарык тотарга һәм шуның аягына тасма бәйләргә тиеш булганнар. Иртән чыгып карыйлар: яшь сарык икән - яшь кияү, карт сарык икән - карт кияү булачак, имеш. Ә кайчагында сарыклар янына бозау япканнар. Бозау тоткан кызның кияве “бозау”, ягъни йомшак, җебегән булачак. Менә шулай юктан гына кызык табып уйнаганнар, көлгәннәр, шаяртканнар бу бәйрәмдә. Яңа елга күтәренке күңел белән аяк басканнар. Флера Баязитова