Эч-башы белән томалап пешерелгән тавык бүтәкәләре

24 апреля 2025 г., четверг

Борынгы рус халкы тавык бүтәкәләрен «пупки» дип йөрткән. Бүтәкәдән әзерләнгән ризыкларны еш кына патша табынына чыгарганнар, боярларны һәм кенәзләрне дә сыйлаганнар. Алга таба тавык бүтәкәләренә крестьяннар да гашыйк булган,бәйрәмнәрдә аны рус мичендә әзерләгәннәр.

Мәсәлләр авторы Иван Крыловның 1800 нче елда язылган көлкеле трагедиясе бар, ул «Подщипа» дип атала. Рус принцессасының исеме шундый булган. Бервакыт алман принцы аңа яучы җибәргән, ә принцесса принцка болай дип җавап биргән:

«Өйрәнгәнсең сугышта кызуга да суыкка,

Ач булгачтын, ризасың син алам-салам азыкка.

Мин ашыймын ризыкларның сайлап иң-иң кәттәсен:

Яратам әтәч кикриген һәм тавык бүтәкәсен».

(А.И. Заһретдинова тәрҗемәсе)

Рецептны «Услонский» кулланучылар кооперативы тәкъдим итте.

 

Ингредиентлары:

Бүтәкә - 300 г

Йөрәк - 300 г

Муен - 300 г

Бавыр - 300 г

Башлы суган - 120 г

Кишер - 50 г

Үсемлек мае - 50 г

Су - 200 мл

Чыгышы: 1000 г

 

Әзерләү тәртибе:

Әзерләп куелган тавык бүтәкәсе, йөрәк, муенны бөтен көе үсемлек маенда көчле утта 5 минут кыздыралар. Кыздыру вакытында гел болгатып торырга кирәк. Шуннан туралган суган, түгәрәкләп киселгән кишер, вакланган сарымсак салалар, өстен каплап, сүрән утта 1 сәгать томалап пешерәләр. Әзер булырга 10 минут калгач, су, тоз, төелгән кара борыч салып болгаталар.

Эч-башы белән томалап пешерелгән тавык бүтәкәләрен табынга кайнар килеш табасы белән бирәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International