Бу рецептта төшләр - төче камырдан пешерелгән яссы күмәчләр. Аларны гадәттә бәлешләрдән калган камырдан пешергәннәр. Хуҗабикәләр, фантазияләрен эшкә җигеп, аларны хайван, кош, чәчәк, гөмбә рәвешендә ясаганнар.
Мондый күмәчләрне бигрәк тә бала-чагалар үз иткән. Кемнең дә булса өендә төш әзерләнсә, алар барысын да алып, ишегалдына йөгергәннәр һәм бергә уйный торган дуслары белән рәхәтләнеп сыйланганнар. Малайлар, бу «тылсымлы» күмәчләрне ашап, Камыр батыр кебек көчле һәм кыю булырбыз, дип хыялланганнар.
Ингредиентлары:
Бодай оны - 330 г
шул исәптән камыр җәю өчен - 35 г
Оеган сөт - 200 мл
Тоз - 1 г
Чәй содасы - 1,5 г
Чыгышы: 10 данә, 45 г
Әзерләү тәртибе:
Оеган җылы сөткә йомырка, тоз, сода өстәп, яхшылап болгаталар. Аннан акрынлап кына иләнгән он салып, йомшак камыр басалар һәм 15-20 минут ял иттерәләр.
Әзер камырны колбаса формасында тәгәрәтәләр һәм аркылыга 100 г кисәкләргә бүләләр. Камыр кисәкләрен майлы табага яны белән бастырып тезәләр һәм 200-210°С температурада 20-30 минут пешерәләр.
Аш төшен чәй табынына яки беренче һәм икенче ашлар янына ипи урынына бирәләр.