Татар халкының иң яраткан, көтеп алган бәйрәме – Сабантуй – бер үк вакытта борыңгы һәм яңа бәйрәм, ул Хезмәт бәйрәме буларак уздырыла. Хәзерге вакытта Сабантуй дәүләт бәйрәме статусына ия булды: борыңгы бәйрәм акрынлап заманча традицияләр белән тулылана бара, әмма тантананың төп сыйфатлары, гасырлар буена күчеп, сакланып килә.
Узган ялларда республикабыз районнарында Сабантуе гөрләп узды. Кулланучылар җәмгыятләре һәм кооперативлары да кунакларны милли татар ризыклары белән үзенә чакырып торды. Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул.
.jpg)

