Хөрмәтле Рашат Рифкат улы!
Сезне Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе исеменнән ихлас күңелдән туган көнегез белән кайнар тәбриклибез! Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз кешеләр сокланырлык, якыннарыгыз сөенерлек, хезмәттәшләрегез ихтирам итәрлек матур һәм нәтиҗәле. Бүгенге яшегез – кеше гомеренең иң күңелле, иң мәртәбәле югарылыгына күтәрелгән чоры. Сезгә ихлас куңелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, кулланучылар кооперациясе системасын үстерүдә бер йодрык булып эшлик. Сезгә ижади унышлар, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә коллективы.