Баклажан устерунең файдалары

28 августа 2025 г., четверг

Баклажан устерунең файдалары:

Составында клетчатка бар ашкайнатуны нормальләштерә; ярдәм итә, эчәклек перистальтикасын яхшырта,эч катудан.

Составында В төркеме витаминнары, шулай ук А һәм С витаминнары бар: тире сәламәтлеген, күрү сәләтен һәм иммунитетны саклый.

Минераллар чыганагы булып тора. Калий нормаль кан басымын сакларга ярдәм итә, ә магний мускулларның йомшаруына һәм нерв системасына ярдәм итә.

Антиоксидант үзлекләргә ия: организм күзәнәкләрен ирекле радикаллар белән зарарланудан саклый. Аз калорияле продукт.

 

Баклажаннан «уылдык» ясау ЫСУЛЫ. Кирәк булачак: 1 кг баклажан, 0,5 кг помидор, 0,5 кг баллы борыч, 2-3 данә суган, 100 гр үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 бал кашыгы тоз, тәменчә борыч, 1 аш кашыгы шикәр комы, яшел тәмләткечләр.

 

Баклажанны пешерәбез. Кабыгыннан чистартып, ит тарткычтан чыгарабыз. Помидорны да, кабыгыннан арындырып, ит тарткыч аша уздырабыз. Суган белән баллы борычны да шулай эшлибез. Барысын бергә кушып, тоз, шикәр, борыч һәм яшел тәмләткечләр сибәбез. Аш серкәсе, үсемлек мае агызып, бер сәгать кайнатабыз да банкаларга тутырып куябыз.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International