14 октябрь барлык бәйрәмнәр арасындагы иң татлы, иң баллы, иң тәмле бәйрәм – Чәк-чәк көне билгеләп үтелә. Кояш һәм кунакчыллык символына әйләнгән табыныбыз күркен бөтен дөнья буйлап кем генә белми дә, кем генә яратмый.
Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм-том бүләк итәргә тели. Ханның тәлапләре дә була: ул җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш. Шулай ук ул бу сый алга таба Болгар ханлыгы символына әйләнергә тиеш була.
Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык тәлапләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.
Бүген дә табын күрке булган чәк-чәк әнә шул заманнардан килеп җиткән безгә. Чәк-чәкнең камыр кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый — туганлык, бердәмлек символы.
Файда һәм зыяны
Чәк-чәкнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы составында табигый бал булуга бәйле. Ә ул, үз чиратында, бактерияләргә, вируска каршы көрәш чарасы булып тора, иммунитетны ныгыта. Нәкъ менә умарта балы еш кына тән җәрәхәтләре һәм пешүләрне дәвалау өчен кулланыла.
Ләкин чәк-чәк — югары калорияле ризык. Диабеттан җәфа чигүчеләргә, балга аллергияле кешеләргә сак булырга киңәш ителә.