Шимбә көнне, 25 октябрьдә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең сәүдә мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча чираттагы ял көне ярминкәләре узды. Көзге нигъмәтләр белән сату итү 27 декабрьгә кадәр, һәр шимбә эшләячәк. Биредә республиканың төрле районнарында җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, ипи, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин.
Узган шимбә кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан шәһәр халкына ярминкә мәйданнарында бәрәңге, яшелчә, ит, төрле ярмалар, шулай ук он, кондитер эшләнмәләре һәм башка төрле продукция китерелде.

.jpg)

