Хөрмәне ничек сайларга?

26 ноября 2025 г., среда

 

Көз җитеп, көннәр суыта башлагач, сатуга хөрмә чыга. Сары, кызгылт- сары төсләре белән күзне кызыктырып, базар, кибет киштәләреннән кыш буе да төшми әле ул.

Файдасы: Яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай. Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия. Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта. Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый. А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.

Ничек сайлап алырга?

Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч, ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була, дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, куерак та булырга мөмкин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International