Нарат ылысы белән дәвалану

9 января 2026 г., пятница

НАРАТ ЫЛЫСЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУ

Кышын витаминнар һәм минераллар җитми, шуңа организмның салкын тию, вируслы авыруларга каршы тору сәләте кими. Нарат ылысы төнәтмәсенең ялкынсынуга каршы тору үзлеге бар, ул иммунитетны ныгытырга булыша, бөерләргә дә файдалы, нервларны тынычландыра, кан тамырларын чистарта. Нарат ылысын кышын яки иртә язда җыярга кирәк, бу вакытта анда сихәтле эфир майлары, С һәм В1 витаминнары күбрәк. Ылысларны кечкенә ботаклары белән җыярга ярый, киптереп сакларга була.

Нарат ылысының файдалары:

  • Организмны С витаминына баета - иммунитетны көчәйтә
  • Тын юллары авыруларыннан - озак бетмәгән ютәлдән, бронхиттан файдалы
  • Суставлар өчен яхшы - ревматизм, радикулит авыруларын җиңеләйтә
  • Кан тамырларын чистарта - кан әйләнешен яхшырта
  •  

Куллану ысуллары:

  • Төн буе тоту ысулы:50 грамм нарат ылысын 1 стакан кайнар суга салып, төн буе тоталар Иртәгә сөзеп, көн дәвамында бүлеп эчәләр
  • Нарат ылысын 10-15 минут сүрән утта кайнаталар Суытып, сөзеп, эчәләр
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International