Сырганак витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Андагы С витамины термик эшкәрткәннән һәм катырганнан соң да саклана.
Сырганак ялкынсынулар һәм яраларны дәвалый. Аның маен көнгә берничә чәй калагы куллану Е витаминына булган тәүлеклек ихтияҗны канәгатьләндерә. Составындагы төрле кислоталар ашкайнатуны яхшырта.
Сырганак мае - холестеринны «эретүче» фосфолипид дигән матдәгә бай ул. Әлеге майны даими кулланганда, организмнан зарарлы матдәләр чыгарыла, тромблар куркынычы кими. Бер ай дәвамында ашарга ярты сәгать кала иртән һәм кичен 1-әр чәй кашыгы күләмендә маен кабып кую организмда уңай үзгәрешләр барлыкка китерә.
Сырганак җимешендә һәм кайрысында “бәхет горомоны” – серотонин бар. Ул шоколад, банандагыга караганда берничә тапкырга күбрәк.
Әмма һәр җимешнең файдалы ягы белән зарары барын да онытырга ярамый. Эч йомшарту үзлегенә ия булганлыктан, сырганакны сак куллану киңәш ителә. Ашказаны һәм эчәк җәрәхәтләре, гастрит, бөерләрдә, үт кугында таш, аллергия булганда да кулланмау хәерле.