Моннан 37 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыгарылды. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне!
Тантананың дәвамы "Балтач" кафесында үтте, анда район кооператорлары үзләренең кунакчыллыгын һәм осталыкларын тулысынча күрсәттеләр.Кооператорлар ветераннар өчен махсус мул табын әзерләп, чараны югары дәрәҗәдә үткәрделәр.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм белән котлап, актив ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Табын артында ветераннар үзара аралашып, истәлекләре белән уртаклашканнар.