Кыш дәвамында ябык теплицада җир корый, ярлылана. Туфрак бернәрсә дә үткәрми башлый. Андый туфракта су һәм һава өчен урын булмый.
Әлбәттә, җирне алай калдырырга ярамый, чөнки орлыклар шытып чыкмаячак. Әмма җирне алыштыру җиңел процесс түгел. Ә нәрсә эшләргә мөмкин? Беренчедән, туфракны кар белән тукландырыгыз.
Су балансынын яхшырту өчен теплицага 20-30 см калынлыкта кар кертергә. моннан күп кирәкми. чөнки кар озаграк эриячәк һәм җир җылына алмаячак.
Әгәр андый мөмкинлек булмаса яки кар инде эрегән булса, теплицаларда һәм парникларда яз башында күп итеп су сибәргә. Түтәл өстендә су җыелып торырга тиеш. Процедураны берничә көннән тагын кабатларга.
Әгәр металл каркас өстендә коррозия урыннары бар икән, аларны чистартырга һәм буярга. Ә көчле коррозия булганда профильне алыштырырга туры киләчәк. Киләсе этап — юуу, чистарту, дезинфекцияләү. Дезинфекцияне махсус чаралар белән яисә кер сабыны һәм сода салынган эремә белән ясарга мөмкин. Юганнан соң яхшылап җилләтегез.
Конструкциядән соң туфракны дезинфекцияләүгә керешәләр. Моны химик яки биологик ысуллар белән башкаралар.
Химик ысул: сүндерелгән известь белән эшкәртү, калий перманганаты эремәсе (10 л суга 5-10 г), бакыр яки тимер купоросы (10 л суга 50-100 г), водород перекисе (6% яки 9% перекись эремәсен 1:1 су белән кушу) белән эшкәртүдән гыйбарәт.
Туфрактагы кайнап торган су белән эшкәртү ысулы да кулланыла. Су сипкәннән соң түтәлләрне пленка белән 24 сәгатькә капларга. Бу ысул корткычларны юкка чыгара. Әмма туфракны яңару ысулларын (биогомус кертү, ашлау) кулланырга онытмагыз.