2017 елның 16 июненнән 22 июненә кадәр Казанда балык гастрономиясе атнасы узачак. Башкалабыз халкы һәм кунаклары шәһәрнең 50 ресторанында төрледән-төрле затлы балык ризыкларыннан авыз итә алалар. Балык ризыклары атнасы «Фишка» фестиваленнән башлана, ул 16 һәм 17 июнь көннәрендә “Казан” гаилә үзәге янында узачак.
Ике көн дәвамында шәһәрнең 15 тукландыру предприятиесе «Фишка» фестивале кунакларына уха һәм республика хуҗалыкларында үстерелгән балыклардан әзерләнгән башка ризыклар да тәкъдим итәчәкләр. Фестиваль шулай ук мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барачак, анда музыкаль төркемнәр чыгышлары, төрле мастер-класслар, квестлар һәм башка чаралар каралган. Фестивальнең төп үзенчәлеге – казанда ачык утта 1 мең литр Казан ухасын пешерү булачак.
Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы