Балтач районынын Таузар авылына һәр дүшәмбе саен район «Икмэк» кулланучылар җәмгыятенең “Автолавка” кибете сату белән килә.

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Биредә кибет күптәннән эшләми. Шуңа да һәр дүшәмбе саен авылга район «Икмэк» кулланучылар җәмгыятенең “Автолавка” кибете сату белән килә. Кибетче Резеда Шәрипова, шофер Ренат Хәкимҗановны таузарлылар сагынып көтеп ала.

– Бик ягымлылар, ачык йөзле, тәмле телле булганнары өчен бик яратабыз үзләрен. Нинди төр товар кирәк булса, барысы белән дә тәэмин итеп торалар. Күбрәк күләмдә кирәк товарларны яки сатуда булмаганнарын заказ буенча алдыртабыз, – ди авыл халкы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International