Шанхайда азык-төлек продуктларының һәм махсуслаштырылган җайланмаларның «SIAL China» 18 нче Кытай халыкара күргәзмәсе ачылды

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлекпродуктларының һәм махсуслаштырылган җайланмаларның «SIAL China» 18 нче Кытай халыкара күргәзмәсе ачылды. Бүген анда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнаша.

«SIAL China» – азык-төлек продуктларының, алкогольсез эчемлекләрнең, шәраб һәм спиртлы эчемлекләрнең һәм махсуслаштырылган җайланмаларның иң зур халыкара күргәзмәсе ул. Быел күргәзмә яңа Шанхай халыкара күргәзмә үзәгендә уза һәм ул 150 мең квадрат метр мәйданны били. 70 илдән 3,2 мең катнашучы үз продукциясен алып килгән монда.

Россия экспозициясе кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүе, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләреннән иң яңа технологияләр, инвестиция проектлары, күп төрле азык-төлек товарлары күргәзмәгә куелган.

Татарстан Республикасыннан күргәзмздә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге, «Умартачылык идарәсе» ДБУ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ,«Татспиртпром» ААҖ һәм «Казан МЭЗ» АҖ катнаша. Татарстан экспозициясен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Непоклонов та карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International