Бүген Балтач мәдәният үзәгендә район алдынгыларының традицион слеты үтә. Чарага районның игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгыларын хөрмәтләргә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеккә бәя бирергә, киләчәккә планнар һәм максатлар билгеләргә җыйналдылар. Бу чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнаштылар.
Тантаналы өлеш башланганчы, кунаклар күргәзмәне күзәтеп, район җирлегендә эшләнә торган продукция белән таныштылар. Бу мәртәбәле чарада "Икмәк" кулланучылар җәмгыяте коллективы да бик теләп катнашты. Күргәзмәгә алар тарафыннан икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм кондитер продукциясе, помадка, әтәч конфеты, мармелад, ярымфабрикатлар тәкъдим ителде. Комбинат пешергән ипи исә икмәк камырына куелган "баш"ны мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча гына пешерелә. Тәмле, файдалы, туклыклы һәм шул ук вакытта сыйфатлы да.