Буген Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә рәисе Рашат Рифкат улы узенең туган көнен билгеләп утә

11 июля 2021 г., воскресенье

Хөрмәтле Рашат Рифкатович! Сезне ихластан күркәм бәйрәмегез - туган көнегез белән тәбрик итәбез! 

Сезнең хезмәтегез гаять әһәмиятле. Тормышыгызда олы казанышларга, мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдә хезмәт юлындагы уңышларга Сез җәмгыятькә фидакарь хезмәт итү, эшкә бирелгәнлек, максатчанлык һәм югары осталык нәтиҗәсендә ирештегез. Татарстан Республикасы кулланучылар оешмалары системасында озак еллар хезмәтегез, бай тәҗрибәгез, республика күләмендә танылуыгыз шуның ачык мисалы булып тора. Сезнең әйткән сүзегездә торуыгыз һәм кылган игелекле гамәлләрегез тормышка һәм кешеләргә карата зирәк карашыгызны дәлилли. Һәр адымыгызда ышаныч һәм инанганлык, тыйнаклык, гадилек – Сезнең олы җанлы һәм кече күңелле булуыгызның соклангыч билгесе. Шуңадырмы, бугенге бәйрәмегездә Сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен юллыйсы килә: саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телибез! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын! Туган көнегез белән! 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International