17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.
Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша. Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте коллективы бәйрәмгә үзләрендә җитештерелгән һәм башка төр продукция белән сәүдә итәргә чыгачак.
«Питрау» бәйрәме Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.