Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне ихластан иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, Корбан гаете күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра.
Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыбызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыбыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасының идарә рәисе Рашат Шаймарданов