Сишәмбе көн бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алды. Иртән мәчетләрдә гает намазы укылды, аннары инде Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалына башлады.
Изге корбан чалуда Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе, Казан җитештерү комбинаты, Үзәк кулланучылар җәмгыяте һәм Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенең белегечләре катнашты: ир-атлар хәзерлек, ит турау кебек эшләр башкарды, хатын-кызлар хуш исле үлән чәе әзерләп, бәйрәмнең күрке булган мич коймагы, бәрәңге кабартмасы пешереп, кунакларны һәм катнашучыларны сыйлады.