Ташкабакның файдалы яшелчә, калий, фосфор һәм кальций чыганагы икәнен белгән бакчачылар аны ел саен күпләп үстерә. Ташкабак организмны күп төрле витаминнар белән туендыра, бигрәк тә анда С һәм В витаминнары шактый.
Аз калорийлы булуы һәм җиңел үзләштерелүе аркасында ул ябыгырга теләүчеләр өчен дә бик шәп ризык булып тора. Ташкабактан бихисап тәм-том, ашамлыклар ясарга, пешерергә була.
Лимонлы кайнатма
1 кг ташкабак, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон кирәк.
Ташкабакларны вак-вак шакмакларга турарга, шикәр комы салып, 10-12 сәгатькә калдырырга кирәк. Лимонны кабыгыннан әрчергә һәм шулай ук вак итеп турарга. Ташкабакларны кайнап чыккач 15 минут пешерергә, аннан соң лимон салырга һәм тагын 15 минут кайнатырга кирәк. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм ябарга.
Кайнатмага лимон белән әфлисунны бергә кушсаң да була. Шулай ук күрәгә белән дә бик тәмле кайнатма килеп чыга. 1 кг ташкабакка 150 грамм күрәгә кушыла.
Кайнатма
Ташкабак кайнатмасы бик гади әзерләнсә дә, телне йотарлык тәмле була. Аны берничә төрле ысул белән кайнатырга мөмкин. Әфлисунлы ташкабак кайнатмасы өчен 1 кг эре ташкабак, 4 стакан шикәр комы, 3 әфлисун кирәк.
Ташкабакларны юасың, кабыгыннан, орлыкларыннан арындырасың һәм эре кыргыч аша үткәрәсең. Эмаль савытка салып, шикәр комы белән бутаганнан соң 4-6 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Аннан соң шикәрле ташкабакны даими болгатып кайнатып чыгарасың да тагын 20 минут сүрән утта тотасың. Уттан алып кайнатманы суытырга һәм 4 сәгатькә салкынча урынга куярга. Икенче кат утка куйгач, кайнатма кайнап чыгу белән аңа чистартылган һәм вак итеп туралган әфлисун өстәргә һәм 15 минут пешерергә кирәк. Кайнатманы тагын дүрт сәгать "ял иттерәбез" һәм өченче тапкыр кайнатып чыгаргач банкаларга тутырабыз. Аны күпләр сироптагы ананас дип кабул итә.
Кышка салат
1 кг помидор, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан шикәр, 3-5 данә болгар борычы, 2 данә кызыл әче борыч, 3 кг ташкабак, 100 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы серкә эссенциясе кирәк.
Помидорларны шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Аннары шунда тоз, көнбагыш мае һәм шикәр өстәргә. Барлык катнашманы кайнатырга. Болгар борычын һәм кызыл әче борычны саламлап турарга. Ташкабакны 5 мм киңлектә түгәрәкләп кисеп, 4-6 өлешкә бүләргә.
Кайнап торган помидор катнашмасына барысын да салырга. Кайнатып чыгарырга һәм 30 минут кайнатырга. Әзер булырга 5 минут калгач, аш серкәсе һәм вак итеп туралган сарымсак кушарга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Банкаларны төреп куярга.
"Анкл-Бенс" салаты
2 кг ташкабакка - 300 грамм суган, 5-6 данә болгар борычы, 1 кг помидор, бер стакан көнбагыш мае, 200 грамм шикәр комы, 200 грамм томат пастасы, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы серкә.
Көнбагыш маен, шикәр, томат пастасын 10 минут кайнатканнан соң вак итеп шакмаклап туралган ташкабак һәм суган өстибез һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган татлы борыч салабыз, 10 минут кайнатканнан соң тоз, помидор, серкә салабыз. 10 минут пешерәбез дә кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Тутырылган ташкабак
Ташкабакны бер сантиметр калынлыгында тәгәрмәчләп турап, эчендәге орлыкларны алыгыз. Эченә борыч, кыздырылган суган салынган ит фаршы тутырып, майланган табага тезәргә. Ташкабакларның өстенә телемләп помидор куярга да мөмкин. Өсләренә каймак салырга, угычтан уылган сыр сибәргә һәм духовкада пешерергә. Фарш урынына яшелчәләр белән дөге тутырырга да була.