Чөгендернең үзен генә ашарга гадәтләнгән без. Ләкин яфрагының файдасы турында да онытмаска кирәк.
Яшел яфраклар аскорбин кислотасына, РР, А витаминына, кеше психикасына уңай йогынты ясый торган В төркеме витаминнарына, фолий кислотасына, минераль катнашмаларга бай.
Чөгендер яфракларын ябыгу өчен дә ашыйлар, чөнки аның калорияләре аз. Гомумән алганда, ул иммунитетны күтәрергә, йөрәк-кан тамырларын, сөякләрне ныгытырга ярдәм итә. Кыш көне ашау өчен, сез аны суыткычта катырып куя аласыз. Канда тимер күләме аз булган кешеләргә аеруча файдасы тиячәк. Эчәкләр белән бәйле проблемалар булганда да кулланырга киңәш ителә.
Яфракларның файдасы никадәр күп булмасын, ул организм өчен зыян китерергә дә мөмкин. Дөрес итеп кулланганда гына, чөгендер яфракларының файдасы организмга тиячәк.
1. Аны диарея барлыкка килү ихтималы булганнарга кулланырга ярамый. Ул эчне йомшарту үзенчәлегенә ия.
2. Сидек куыгы һәм бөер белән бәйле авырулар көчәйгәндә, яфракларны куллану рөхсәт ителми. Актив компонентлар ташлар кузгалуын китереп чыгарырга мөмкин.
3. Гепатит авыруы булганда, чөгендер яфрагын куллану тыела. Бавырга авыр булырга һәм авыруның хәле начарланырга мөмкин.
4. Подагра, гипотония, 2нче дәрәҗәдәге шикәр чире булганда да кулланырга ярамый.
Эссе көннәрдә җиңел генә нәрсә белән тамак ялгап аласы килсә, чөгендер яфрагыннан кәтлит тә ясарга була
Кирәк булачак:
Чөгендер яфрагы, бер уч
Бер йомырка
Ике аш кашыгы үсемлек мае
3-4 кашык он
Тоз, борыч
Бер бал кашыгы майонез яки ике бал кашыгы каймак
Укроп, петрушка, каймак, бизәү өчен.
Ничек ясарга?
Чөгендер яфрагын яхшылап юабыз, сабакларын һәм яфракларның каты өлешен кисеп алабыз һәм вак саломка формасында турыйбыз. Йомырка сытабыз, майонез яки каймак, үсемлек мае, тоз һәм борыч салабыз. Яхшылап болгатабыз. Он өстибез. Масса оладьи камырыннан бераз гына куерак булырга тиеш.
Табаны майлыйбыз һәм җылынырга, плитәнең өстенә куябыз. Таба кызгач, кашык белән массаны табага салабыз һәм теләгән формага китерәбез (якынча бармак калынлыгы). Кәтлитнең бер ягы кызгач, аны әйләндерергә була.
Табынга каймак белән һәм укроп яки петрушка белән куярга була.
.png)