Кулланучылар җәмгыяте кулай бәядән җиләк-җимеш кабул итә

27 июля 2021 г., вторник

Быел җәйге корылык, эсселек бик куркытса да, бакчаларда җиләк-җимеш мулдан булды, чия, карлыганы ишелеп уңды. Балтач районының авыл халкы үзләреннән арткан бакча хәзинәләрен базарларда сатудан тыш, районның кулланучылар җәмгыятенә дә тапшыра ала. Биредә чияне 50, карлыганны 80 сумнан алалар, алга таба тупса (облепиха) да җыярга планлаштыра алар. Халыктан җыелган уңышның бер өлеше Казан шәһәренең яшелчә, җиләк-җимеш консервлау цехларына тапшырылса, калганы оешмада кайнатма-компот ясауда, көзге ярминкәләрдә сатуда кулланылачак.

  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International