Республика программасы нигезендә Яңа Гәрәй авылында төзелуче әлеге азык-төлек кибете “Актаныш” кулланучылар җәмгыяте канаты астында халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Кибеттә башлыча әлеге җәмгыяттә җитештерелгән продукция сатылачак.
Актаныш районында хәзер өч модульле кибет эшли. Алар гадәтиләреннән шуның белән аерыла – биредә халыкка комплекслы сәүдә хезмәте күрсәтелә, сатып алучыларга азык-төлекнең барлык төрләре диярлек тәкъдим ителә. Иң мөһиме, кибет халык соравын һәм теләкләрен истә тотып эшли.
Кибетне авыл халкы үз итәр, биредәге яңа җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне теләп сатып алыр дигән ышанычта калабыз.