Авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. Ләкин ул сый табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу-мәшәкать кичәргә, күпме тырышырга туры килүен мал асраган кеше генә беләдер.
- Абзар тирәсендәге эш һәркемгә дә җитә ул. Көн саен таң белән торабыз, сәгать дүрт тулганчы үк маллар янына чыгабыз. Мал карарга балалар да булыша: асларын да җыештыралар, сөтләрен дә сөзәләр. Сөтне кая урнаштырырга дип тә баш катырасы юк - кооператорларыбыз җыеп тора, - дип уртаклаша Тимершык авылы халкы.
Чыннан да, Саба районы кооператорлары тарафыннан авыл халкыннан көн саен уртача 7 тонналап сөт җыела, аннан суытып эшкәртүгә озатыла. Продукция тапшыручылар белән вакытында исәп-хисап ясала. Моннан тыш кош-корт үстерү белән дә шөгыльләнәр кооперативта. Капиталь ремонтланган 500 квадрат метрлы торакта инкубатор ясап, 70 мең чеби үстерәләр. Район халкына каяндыр кош-корт эзләп йөрисе юк, якын. Бройлерларга ерактан – Ульяннан, Мари Иленнән дә киләләр. Райпо халыктан мөгезле эре терлек тә сатып ала һәм ярминкәләрдә сатып, акчасын кайтарып бирә. Пайчылар уставын бозмыйча, халык белән бергә эшлиләр кооперативта.
