Җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үлән чәе

4 августа 2021 г., среда

Лаеш районының Сокуры бистәсендәге чәй фабрикасында чыккан үләнле чәйләр белән инде күбебез таныш. Берсеннән-берсе матур исемле “Хәерле иртә”, «Бәйрәм», «Хан», «Казан», «Тәмле»... чәйләре шәһәребез һәм районнарның һәр кибет киштәсендә урын алган дип әйтергә була. Шифалы эшкә Әлмәт районы кулланучылар җәмгыяте дә өлеш кертә.

“Үләннәрне коллективыбыз белән иртә яздан башлап көзгә кадәр явым- төшемсез көнне иртәнге якта урман-болыннарда җыябыз. Февраль башыннан нарат бөресе, аннары кычыткан, карлыган яфрагы җыела. Җыелган үлән җимешләр ак кәгазь өстенә тигез итеп җәелеп, киптерү өчен әвеслеккә урнаштырыла. Аннан компонентлары җыелып беткәч тартмачыкларга тутырыла. Әлегә сезонына 600-700 тартма чәй чыгарып, узебезнең кибет челтәрләренә, килешу буенча эшләгән сәудә нокталарына таратабыз, көзге ярминкәләргә, сабантуйларга алып чыгабыз. Шәхәребезнең администрациясе дә күчтәнәчкә дип бик теләп ала чәйләрне, – дип уртаклашты кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе Җәлил Нәсретдинов. Үләннәрне мәктәп укучыларыннан, фермерлардан, кооперативлардан, гади кешеләрдән дә алабыз. Гомумән, мондый файдалы бизнеска буш вакыты һәм теләге булган һәркем кушыла ала. Бүгенгесе көндә бездә якынча 15 компоненттан торган “Утренний”, “Травяной”, “Здоровый”, “Вечерний”, “Цветочный” дип исемләнгән чәйләр чыгарыла. Якын тирәдә продуктларга Хәләл сертификаты да алырга планнаштырабыз”, - ди ул.

Хуш исле мәтрүшкә, җиләк-җимештән торган файдалы чәй менә шулай безнең өстәл түренә килеп җитә. Бу инде химияле - буяулы эчемлек түгел, үзебезнең татар чәе.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International