Алма пешкән чак җитте: алмадан рецептлар, саклау буенча киңәшләр тәкъдим итәбез.
Алма бәлеше
Кирәк булыр: 250 г он, 100 ак май, 2 аш кашыгы шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч, 2 аш кашыгы салкын су, сусыл алмалар.
Майны он белән катнаштырып уабыз. Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч өстибез. Салкын су кушып, валчыкларны шарсыман рәвешкә китерәбез. Икегә бүләбез. Табага камырның зуррак өлешен угычтан уабыз. Тигезләп җәябез. Өстенә уып алма өстибез. Тәм өчен аны бал йә берәр кайнатма белән кушарга була. Өстенә калган камырны уабыз. Духовкага озатабыз, 40 минуттан алма бәлеше әзер булачак.
Алмадан пюре
2–3 кг алманы чистартып, 1 стакан су салып, кәстрүлгә куябыз. Ярты сәгать чамасы пешкәннән соң, блендер ярдәмендә измә рәвешенә китерәбез. Куертылган сөт салып, 15 минут кайнатабыз. Аннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Кышка компот
Кирәк булыр: 600 г алма, 250 г шикәр комы, 2,5 л су.
Алмаларны юып, үзәген алып, эре телемнәргә турыйбыз.
Сироп әзерләргә тотынабыз. Шикәр комы кушылган суны кайнатып чыгарып, 3–5 минут тотабыз.
Алдан стерильләштерелгән банкаларга алма телемнәрен тутырабыз. Шуларга кайнар сироп салып, капкач белән каплап, 15 минут тотарга кирәк. Аннан сиропны башка савытка агызып, яңадан кайнатып чыгарабыз.
Алмалар өстенә икенче тапкыр кайнар сироп коеп, капкач белән ябабыз. Суынганчы җылы юрган яисә сөлгегә төреп торганнан соң салкын урынга урнаштырабыз.
Алма кагы
Сусыл алмаларны чистартып, кәстрүлгә салып, бераз гына су өстәп, сүрән утта пешерергә. Шуны төеп, иләк аркылы чыгарырга. Табаны үсемлек мае белән майлап, измәне бик юка гына итеп сыларга. Таба диаметрындагы кәстрүлгә су салып, утка куярга һәм шуның өстенә табаны утыртырга. Игътибар белән карап торыгыз: какны катып киткәнче уттан алып, рулет итеп төрергә кирәк.
Баллы салат
Әлеге салатны ясау өчен бакчадагы бик үк зур булмаган баллы алмалар ярап куячак.
Кирәк булыр: зәйтүн мае, тоз, шикәр комы, лимон согы, сыр, салат, алма, инжир.
Зәйтүн мае, лимон согы, тоз һәм шикәр комын бергә кушып, соус әзерлибез. Салатны вак-вак итеп тураклап, тәлинкә астына җәябез. Сырны шакмаклап, алманың кабыгын чистартып, вак итеп турыйбыз. Аларны матур итеп салат өстенә тезәбез. Инҗирнең кабыгын әрчеп, бик зур булмаган өлешләргә турыйбыз, башка ингредиентлар янына өстибез. Өстенә соус салып, яхшылап болгатып табынга бирәбез.
Ничек сакларга?
Сакларга дигән алмаларны җыярга әле иртәрәк. Моның өчен сабыр гына сентябрьне көтегез.
Алманы агач әрҗәләрдә саклау яхшы. Саклыйсы алмалар коры, яньчелмәгән һәм корт кермәгән булырга тиеш. Һәр алманы кәгазьгә төреп, алмаларны пычкы чүбе белән аралаштырып тартмаларга тезәргә кирәк.
Алмаларны башка төр яшелчә, җиләк-җимеш белән саклау киңәш ителми. Аңа -1…+4 градуслы урын кирәк.
Саклау өчен уңышлы саналган алма төрләре: «Витязь», «Богатырь», «Маяк», «Мелба», «Кортланд», «Аврора крымская», «Избранница».