Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм кибетләрдәге бәяләр белән хәлне стабильләштерү өчен оештырылган махсус яшелчә ярминкәләре дәвам итә. Алар һәр шимбәдә 11 сентябрьгә кадәр биш мәйданчыкта эшләячәк: Дементьев урамындагы 7 нче йорт янында, Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт янында, Фучик урамындагы 72 нче йорт янында һәм Липатов урамындагы 7нче йорт янында. Яшелчәләргә бәяләр кибетләрдәгегә караганда түбәнрәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендернең килограммы 15 сумнан, бәрәңге - 20 сум, кишер - 30 сум, кәбестә - 25 сумнан тәкъдим ителә.