Орлык суганын шулай саклагыз

24 августа 2021 г., вторник

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.

Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.

Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16…+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.

Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International