Республика программасы нигезендә Сарман районында бүген чираттагы сәүдә ноктасы ачылды. Колмәт авылында төзелгән халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты үзенең беренче сатып алучыларын кабул итте. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймәрданов hәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев килде. Әлеге кибетнең озак еллар халыкка уңышлы хезмәт күрсәтүен телибез!