Татарстан Республикасы көне уңаеннан Рашат Шаймардановның котлау сузләре

30 августа 2021 г., понедельник

Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын символлаштыра. Ул туган ягы кадерле булган, аның тарихы һәм бүгенге уңышлары белән горурланган, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәркемне берләштерә.

Республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә кулланучылар җәмгыятьләре hәм кооперативларының да лаеклы өлеше бар. Кооператорларның хәзерләү эшчәнлеге нәтиҗәсендә авыл халкы кулланучылар кооперациясе предприятиеләренә яшелчә, сөт, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру мөмкинлегенә ия, бу исә халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итә. Район узәгеннән ерак урнашкан авылларда мобиль кибетләр хезмәт курсәтә, яңа сәудә пунктлары төзелә. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, кооператорларыбызның Татарстаныбыз хакына тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанып калам.

Бәйрәм белән котлап, барыгызга да сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхетле, мул тормыш, гаиләләрегезгә иминлек телим. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International