Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.
Татар теле – үзе бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.
Туган телне өйрәнү, үстерү, үз гореф-гадәтләребезне саклап яшәү өчен барыбыз очен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Күпчелек район кулланучылар оешмаларында да бу эш җитәрлек дәрәҗәдә башкарыла. Авыл һәм район җирлекләрендәге кибетләрдә, җәмәгать туклануы оешмаларында элмә такталар, бәя күрсәткечләре, сайлак (меню) рус һәм татар телләрендә булдырылды; җыелышлар, киңәшмәләр ике телдә алып барыла, даими рәвештә татар телен ойрәнү көннәре үткәрелә. Татар халкының милли бәйрәмнәрендә актив катнашучылар – алар, әлбәттә, кооператорлар.
Балык Бистәсе районы кулланучылар оешмалары хезмәтчәннәре тарафыннан “Дуслык” ашханәсендә милли киемнәр киеп “Шәл бәйләү” кичәсе, татар милли җырлары, биюләренә ярышлар үткәрелде. Котлы –Букаш авылы кибетендә Сафина Бибисара иҗатыннан мөнәҗәтләр әйтелде. Монда балалар өчен дә китапханәдә “Ил булса, тел булыр ” чарасы, хемәткәрләрнең балалары өчен “Сабантуй” үткәрелде.
Әлки, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Әтнә, Арча, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Бөгелмә, Саба, Чирмешән, Чистай, Азнакай, Норлат, Балтач,Зәй, Ютаза районнары кооператорлары да бу юнәлештә актив эш алып баралар.