Картадан салат
Әзерләү вакыты: 2 сәгать 30 минут.
10 порция.
Ингредиентлары: 400 г сыер картасы, 200 г салат яфраклары, 10 черри помидоры, 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы горчица, 0,5 стакан арахис мае, тәменчә тоз, төелгән кара борыч, 30 г яшел тәмләткеч.
Әзерләү тәртибе: Картаны тозлы суда пешерәләр һәм юка итеп токмачлап кисәләр. Салат яфракларын юып киптерәләр. Черри помидорларын икегә бүләләр. Йомырка сарысы, горчица, арахис мае, тоз, төелгән кара борыч салып, соус ясыйлар. Картага салат яфраклары һәм помидор кушалар, шул массага соус салып болгаталар һәм әзер салатны яшел тәмләткечләр белән табынга бирәләр.
Тэги: #салкынкабымлыклар