Татарча каклаган ит
Каклаган ит — Татарстан Республикасы кунакларын сыйлау өчен менә дигән тәмле милли ризыгыбыз.
Әзерләү вакыты: 17 сәгать
10 порция
Ингредиентлары: 1500 г сыер ите билдәмәсе, 2 аш кашыгы аджика, 2 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы кулинария мае, 30 г лимон согы.
Әзерләү тәртибе: Билдәмәгә тоз, сарымсак, аджика сөртәләр, лимон согы бөркиләр һәм, маринадлансын өчен, 12—16 сәгатькә салкын урынга куялар. Әзер булган итне, майлаган табага салып, өстёнә әледән-әле үзеннән бүленеп чыккан сокны бөрки-бөрки, газ мичендә 150—160 °С та 40 минут кыздыралар. Суытылган ит кисәген турыйлар Һәм яшелчәләр, караҗимеш, алма (бер порциягә 50 г), лимон (бер порциягә 30 г) белән табынга бирәләр. Яшел тәмләткечләр белән бизәргә мөмкин.
Тэги: #салкынкабымлыклар