Татар казанында ниләр бар?

9 сентября 2021 г., четверг

Үрдәк ите белән салат

Әзерләү вакыты: 30 минут

10 порция

Ингредиентлары: 1000 г үрдәкнең түш ите, 650 г груша, 400 г яшел тәмләткеч (кузгалак һәм шпинат), 1350 г грейпфрут. Соус өчен: 500 г чия, 50 г май һәм 50 г бал. Маринад өчен: 5 г әнис, 3 г дарчин, 4 г шикәр комы, 5 г лимон согы, хуш исле кара борыч, тәменчә куркума яки зәгъфран.

Әзерләү тәртибе: Үрдәк түшенең тиреле ягыннан пычак белән берничә тапкыр сызалар, тоз, борыч сөртәләр.

Тәмләткечләр сеңсен өчен, бераз вакыт тоталар һәм кызган табада - башта тиреле ягын, аннары икенче ягын кыздырып алалар (ике яктан да 4-5 минут). Кызган итне фольга яки пергамент белән каплап торалар. Соус: яңа сыккан чия согын 1:1 :1 пропорциясендә үсемлек мае һәм бал белән кушалар. Бал кушылган суга әнис, дарчин, шикәр комы, лимон согы, хуш исле кара борыч, куркума (яки зәгъфран) салып, грушаны шул суда маринадлыйлар һәм бер тәүлеккә калдырып торалар (груша тагын да тәмлеләнә һәм кетердәп тора торучан була). Тәлинкәгә үрдәк ите, кузгалак һәм шпинат яфраклары, маринадланган һәм юка итеп киселгән груша белән грейпфрут куялар, өстенә чия соусы агызалар.

 

Тэги: #салкынкабымлыклар

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International