Татар казанында ниләр бар?

10 сентября 2021 г., пятница

Калҗа

Әлеге ит рулеты телне йотарлык тәмле! Үзегезне һәм якыннарыгызны шушы кабымлык белән сөендерегез әле.

Әзерләү вакыты: 1 сәгать 30 минут

10 порция

Ингредиентлары: 1600 г сыер, ат яки сарык ите, 5 тырнак сарымсак, 1 3 аш кашыгы 3 % лы аш серкәсе, 40 г кулинария мае.

Әзерләү тәртибе: 1 Ит кисәген 10-20 мм калынлыгында калырлык итеп төяләр, өстенә тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак сибәләр, серкә тамызалар һәм рулет сыман итеп төрәләр. Аннары табада кыздыралар һәм, су яки шулпа 1 өстәп, әзер булганчы пешерәләр. Әзер итне суыталар һәм, җепселләренә аркылы итеп, юка телемнәргә кисәләр. Калҗаны маринадланган суган, яшелчәләр белән табынга чыгаралар (һәр порциягә 30-50 г).

 

Тэги: #салкынкабымлыклар

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International